news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус йоктырган пациентларга ярдәм итүчеләргә түләү өчен 7,5 млрд сум бүленде

Россия Президенты Владимир Путин пандемия аркасында йокы һәм ял күрмичә эшләүче табиблар, шәфкать туташлары, шулай ук ашыгыч ярдәм бригадалары шоферларына финанс ярдәме күрсәтергә кушты.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). РФ Хөкүмәте яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган пациентларга медицина ярдәме күрсәтә торган клиника хезмәткәрләренә түләү өчен 7,5 миллиард сум акча бүлеп бирде. Әлеге акчалар табибларга июль аендагы эш нәтиҗәләре буенча түләнәчәк. Бу хакта Sputnik радиосы РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган боерыкка сылтама белән хәбәр итә.

«Коронавирус белән авыручы пациентлар белән турыдан-туры контактта булган медицина хезмәткәрләренә июль аенда махсус түләүләр өчен 7,5 миллиард сумга якын акча юнәлдереләчәк», - диелә документ текстында.

Табибларга дигән әлеге акча РФ Хөкүмәтенең резерв фондыннан бүленәчәк. Россия Президенты Владимир Путин пандемия аркасында йокы һәм ял күрмичә эшләүче табиблар, шәфкать туташлары, шулай ук ашыгыч ярдәм бригадалары шоферларына финанс ярдәме күрсәтергә кушты.

Татарстанда соңгы тәүлектә 38 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган, 12 кеше терелгән. Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казанда (22 кеше) һәм Яшел Үзән районында (5 кеше) теркәлгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100