420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Covid-19 белән авырган татарстанлылар туганнары белән элемтәдә булу аркасында ешрак зарарланган. Бу хакта кичә узган брифингта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина сөйләде. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.
Патяшина шулай ук республика халкының хезмәт коллективларында авыру йоктыруын әйтә. Әлеге сан күп түгел.
«196 очракта без авыруның чыганагын тапмадык. Бәлки бу кибетләрдә, даруханәләрдә, башка җәмәгать урыннарында зарарлану булгандыр», — дип сөйләде Роспотребнадзорның ТР идарәсе җитәкчесе.