Чаллы табибы Смородинов коронавирустан соң өзлегүдән вафат булган

Хирургның йөрәк-кан тамырлары системасы хроник авырулары булган.

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Александра Давыдова). Чаллы шәһәренең 5нче хастаханәсе теш казнасы-бит хирургиясе бүлеге мөдире Дмитрий Смородинов коронавирустан соң өзлегүдән вафат булган. Бу мәгълүматны Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында расладылар.

 «Дмитрий Васильевич, республиканың башка медицина хезмәткәрләре кебек яңа коронавирус инфекциясе авыруын киметү буенча гомуми нәтиҗәләргә ирешүгә җәлеп ителгән иде. Ул бөтен дөньяда пандемиягә каршы көрәш шартларында читтә калмады», диелгән ведомство хәбәрендә.

Сәламәтлек саклау министрлыгына шулай ук Смородиновның утыз елдан артык гомерен медицинага багышлавын сөйләделәр. Ул олыларга да, балаларга да катлаулы операцияләр ясаган. Ул «Татарстанның атказанган табибы» исеменә лаек булды, югары категорияле табиб-хирург иде.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда 5 майда коронавирустан дүртенче пациент вафат булган. Ир-ат 19 апрельдә хастаханәгә озатыла, 25 апрельдән ул ИВЛ аппаратына тоташтырыла.

Соңрак билгеле булганча, Чаллыда 50 яшендә танылган теш казнасы-бит хирургы Дмитрий Смородинов үлгән. Сәламәтлек саклау министрлыгында нәкъ менә ул Татарстанда коронавирустан соң өзлегүдән вафат булган дүртенче пациент булуын расладылар.