news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавирусны иртә стадияләрдә ачыклау белән шөгыльләнәчәкләр

Әлегә яңа хезмәттән Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә яшәүчеләр генә файдалана ала.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Бүгеннән башлап Роспотребнадзор молекуляр диагностика үзәге барлык теләүчеләрне коронавируска күпләп тикшерә башлаячак. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тестны коммерция нигезендә тапшырырга мөмкин булачак. Табиб өйгә киләчәк һәм контактсыз ысул белән биоматериал алачак. Анализ нәтиҗәләре бер-ике көн эчендә әзер булачак. Нәтиҗәләрен гражданинга электрон почтага җибәрәләр.

Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты тикшеренүчеләре эшләгән югары сыйфатлы тест-система хәтта авыруларны башлангыч стадиядә һәм Covid-19 симптомсыз кичерә торган кешеләрне дә ачыкларга мөмкинлек бирә.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте массакүләм скрининг ярдәмендә эпидемиягә каршы тору планын гамәлгә ашырырга җыена.

Әлегә яңа хезмәттән Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә яшәүчеләр генә файдалана ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100