news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус буенча начар вазгыятьле илләрдән кайткан кешеләрне изоляцияләү дәвам итә

2,4 меңнән артык кеше табиблар күзәтүендә, шулай ук алар белән контактта булган 150 кеше тикшерелә.

Коронавирус буенча начар вазгыятьле илләрдән кайткан кешеләрне изоляцияләү дәвам итә
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус буенча начар вазгыятле илләрдән кайтучыларны изоляцияләү башкарыла. Бу хакта Казан мэриясендә коронавирусны кисәтү буенча шәһәр штабы утырышында Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Гөлнара Гайфуллина хәбәр итте.

Ул аларның 14 көнлек карантинга ябылуын, коронавируска анализлар алынуын искәртте. «Хәзер 2,4 меңнән артык кеше күзәтүдә. Аларда коронавирус симптомнары табыла калса, хастаханәгә салу тәртибе билгеләнгән.

Коронавирус расланган кешеләр белән элемтәдә булган 150 кеше табибларның даими күзәтүендә.

Гөлнара Гайфуллина медицина персоналы эше дә һәрвакыт тикшерелеп торуын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100