news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда медицина хезмәткәрләренә биш меңнән артык бушлай йөрү билетлары бирелгән

«Табибларга чакырур буенча авыруның өенә бару буенча эш артты», — диде Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда медицина хезмәткәрләренә 5 меңнән артык бушлай йөрү билетлары бирелгән. Бу хакта Казан мэриясендә коронавирусны кисәтү буенча шәһәр штабы утырышында Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Гөлнара Гайфуллина хәбәр итте.

«Узган атнада сырхауханәләргә бару, план буенча стационарга салу туктатылды. Табибларның авыруларның өйләренә бару буенча эш йөкләнеше артты. Башкарма комитетка такси куллану мөмкинлеге өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Медицина хезмәткәрләренә бушлай юл йөрү билетлары өчен рәхмәт. Барлыгы 5 мең 699 билет бирелде», — диде ул.

Табибларны авыруларның өйләренә илтү өчен «Яндекс.Такси» 30 машина бүлеп биргән. Шулай ук, Казан мэры Илсур Метшин карары белән, табибларны чакырулар буенча фатирларга йөртү буенча башкарма комитетның 15 эш машинасы да бүлеп бирелгән.

Гөлнара Гайфуллина, авыручылар булса, табибны өйгә чакырырга кирәклеген, үз белдегең белән дәвалана башлау куркыныч булуы турында кисәтте.

«Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәгез, кулларны юабыз, кул кысып күрешүләр юк. Вирус метро, ишек тоткалары аша да күчә ала. Кибетләргә барганда, сулыш органнары әгъзаларын сакларга, пирчәткә кияргә кирәк. Азык-төлек төргәкләрен дә сөртергә кирәк», — дип искәртте. Изоляция кагыйдәләрен бозучылар, симптомсыз авыручылар куркыныч тудырганын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100