Бу атнада хастаханәләрнең коронавирустан дәвалауга әзерлеге тикшереләчәк

Ихтыяҗ булса, Казан хастаханәләрендә тагын 1393 урын өстәләчәк.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бу атнада Казан хастаханәләренең коронавирустан дәвалауга әзерлеге тикшереләчәк. Бу хакта Казан мэриясендә коронавирусны кисәтү буенча шәһәр штабы утырышында Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Гөлнара Гайфуллина хәбәр итте.

Ул Казанда Covid-19 дәвалау өчен 389 ятак әзерләнгәнен әйтте.

«Ихтыяҗ булса, тагын 1393 ятак әзерләнәчәк. Бу атнада Татарстанның медицина учреждениеләрен тикшерү ниятләнә. ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча органы җитәкчесе Любовь Шәйхетдинова тикшерүгә чыгачак.