news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бер көн эчендә Татарстанда 3 меңнән артык кеше ковидтан вакцина ясаткан

Республикада коронавирустан прививка ясатучылар саны 92,4 мең кешедән артып киткән.

Бер көн эчендә Татарстанда 3 меңнән артык кеше ковидтан вакцина ясаткан
архив/Михаил Захаров

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Тәүлек эчендә Татарстанда яшәүче 3 179 кеше коронавирустан «Спутник V» вакцинасын ясаткан. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Барлыгы 92 402 кешегә вакцинация ясалды (тәүлек эчендә прививка ясатучылар саны — 3 179 кеше) <…>», диелә ведомствода хәбәрендә.

Шул ук вакытта вакцинаның икенче компоненты республиканың 21 195 кешесенә ясатылган.

Covid-19дан вакцинациягә биш төрле ысул белән язылырга мөмкин: РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы, ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша, 122 номеры буенча, КФҮгә мөрәҗәгать иткәндә һәм поликлиника аша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100