Питрәч районы Татарстанның сәламәтлек саклау рейтингында икенче урынны били

Туучылар саны арту, гомуми үлүчеләр саны кимү күзәтелә, халыкның уртача яше арткан, эшкә яраклы халыкның кан әйләнеше һәм онкология системасы авыруларыннан үлүе кимегән.

(Питрәч, 6 март, «Татар-информ», «Питрәч-информ», Люция Сираҗиева). Питрәч районында сәламәтлек саклау өлкәсендә бүгенге көндә уңай динамика күзәтелә. Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Ренат Уткельбаев медсовет утырышында, узган елга йомгак ясады һәм 2020 елга бурычлар билгеләделәр. Җыелышта шулай ук район башлыгы Илһам Кашапов һәм ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев катнашты.

Пациентларга уңайлы булсын өчен безнең районда хастаханәләр ремонтлана һәм яңалары торгызыла. Быел Татар Казысы авылында ФАП барлыкка килде. Модульле технология буенча Пановкада табиб амбулаториясе төзелде,

Ленино-Кокушкинода табиб амбулаториясендә капиталь ремонт тәмамланды, анда җиһаз һәм җайланмалар алыштырылды. Питрәч район үзәк хастаханәсе поликлиникасын, азык-төлек блогын һәм хуҗалык блогын ремонтлау тәмамланды.

Ашыгыч ярдәм бүлегендә заманча җиһазлар белән ике автомобиль барлыкка килде һәм реанимобиль алыштырылды. Медучреждениеләр өчен яңа җиһазлар сатып алынды.

Медицина өлкәсенә заманча мәгълүмати технологияләр актив кертелә. Барлык табиблык амбулаторияләрендә һәм биш ФАПта интернет үткәрелде. Узган ел пациентларның 87 проценты диярлек кабул итүгә дистанцион рәвештә язылган, ә хезмәткә яраксызлык кәгазенең электрон формасыннан гомуми санның туксан проценттан артыгы файдаланган.

Социологик сораштыру нәтиҗәләре буенча, питрәчлеләрнең 84,4 проценты медицина хезмәте күрсәтү сыйфатыннан канәгать.

Туучылар саны арту, гомуми үлүчеләр саны кимү күзәтелә, халыкның уртача яше арткан, эшкә яраклы халыкның кан әйләнеше һәм онкология системасы авыруларыннан үлүе кимегән. Мөгаен шуңадыр, муниципаль берәмлекләр рейтингында 2019 ел нәтиҗәләре буенча районның сәламәтлек саклау тармагы Татарстана икенче урынны алгандыр.

Күпьеллык хезмәте һәм халык сәламәтлеген саклау эшенә зур өлеш керткән затлар Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.