Хезмәт министрлыгы карантин аркасында больничныйлар ничек түләнүен аңлатты

Эш бирүчеләр карантин аркасында булган больничныйны авырган вакыттагы кебек үк түли.

(Казан, 6 март , «Татар-информ»). Эш бирүчеләр карантин аркасында булган больничныйны авырган вакыттагы кебек үк түли. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Ведомствода Дәүләт Думасы депутаты Андрей Ветлужскийның коронавирус аркасында карантинга озатылучылар өчен больничный түләүләрен арттыру тәкъдимен шәрехләделәр.

«Хәзер, әгәр хезмәткәр больничныйга чыга икән, ул, авыру сәбәплеме яки карантин аркасында чыкканмы, һәр очракта да тигез түләнә», — диделәр Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында.

Министрлыкта Россия хакимияте коронавирус таралуга каршы тору өчен барлык чаралар күрә, ә карантин аркасында эштән читләшү очраклары аз була, дип искәрттеләр.

«Шуңа күрә бүгенге көндә социаль иминият системасының база нигезләрен үзгәртү өчен нигез юк. Хөкүмәтнең барлык көчләре кешеләрне авырудан саклап калуга юнәлдерелгән», - диделәр Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында.

Яңа ел алдыннан Кытай хакимияте Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына Ухань шәһәрендә билгесез пневмония авыруы кабыну турында хәбәр итте. Белгечләр авыруны китереп чыгарган вирусны ачыклаган - бу яңа төр 2019-nCoV коронавирусы. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы халыкара әһәмияттәге гадәттән тыш хәл булуын таныды һәм авыруга рәсми исем — Covid-19 исемен бирде.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Кытайда зарарланган кешеләр саны 80,5 меңнән артып киткән, 3042 кеше үлгән, 53,7 меңнән артыгы дәваланган. Кытайдан читтә зарарлану очраклары җиде дистә илдә теркәлгән, 267 кеше үлгән.

Россиядә авыруның җиде очрагы билгеләп үтелде: Кытайның ике гражданины бар, алар хастаханәдән чыкты инде. Тагын Diamond Princess лайнерыннан эвакуацияләнгән өч россияле һәм Италиядән кайткан тагын бер кеше, шулай ук Италиядән кайткан Санкт-Петербургта укучы чит ил студенты бар.