news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирусның 232 яңа очрагы ачыкланган

73 пациент хастаханәдә, 159 кеше өйдә дәвалана.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Татарстанда 232 кеше коронавирус йоктырган. Аларның берсе вирусны республикадан читтә эләктергән, ә калганнары аралашу юлы белән йоктырган.

«73 пациент хастаханәдә, 159 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр иттеләр Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Казанда ковидның 117, Чаллыда 16 очрагы теркәлгән. Районнар арасында антирейтинг башында Яшел Үзән тора — монда 39 кеше вирус йоктырган.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда барлыгы 39 226 кеше әлеге чир белән авырган, 32 574 кеше дәваланып терелгән, шул исәптән узган тәүлектә 54 кеше терелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100