news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 88 яңа очрагы ачыкланган

Пандемия башланганнан бирле республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 10 775 тапкыр куелган.

Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 88 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Узган тәүлек эчендә Татарстанда 88 кеше коронавирус инфекциясе йоктыруы атеркәлгән. Аларның берсе авыруны республикадан читтә, 87се элемтә юлы белән йоктырган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«16 кеше хастаханәгә салынган, 72 кеше өйдә дәвалана», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Узган тәүлек эчендә инфекция йоктыручыларны күбесе (31 кеше) 30дан 50 яшькә кадәрге кешеләр. Икенче урында 50дән 60 яшькә кадәрге төркем (22 кеше). Антирейтинг өчлеген 18-30 яшьлекләр категориясе йомгаклый, биредә 12 яңа очрак теркәлгән.

88 кешенең 52се — Казанда, унбере — Чаллыда, Лениногорск һәм Түбән Кама районнарында өчәр кеше авырый.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда «коронавирус инфекция» диагнозы 10 775 тапкыр куелган. Хәзерге вакытта 9 418 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 58 кеше — узган тәүлек эчендә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100