Татарстанда Covid-19 корбаннары саны 114 булды

Ике очракта да үлем сәбәбе патологик-анатомик экспертиза нәтиҗәләре буенча билгеләнгән.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше коронавирус инфекциясеннән үлгән. Республикада Covid-19 корбаннарының гомуми саны 114 кешегә җиткән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үлүчеләрнең икесе дә — ир-атлар. Аларның берсе 1953 елда туган кеше, ул полисегментар пневмония белән хастаханәгә салынган булган. Пациентның хәлен хроник авыруларының кискенләшүе катлауландырган.

Икенче ир-ат 1960 елда туган. Аны хастаханәдән тыш пневмония диагнозы белән китергән булганнар. Аның да шулай ук хроник авырулары булган.

«Үлем сәбәпләре патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде. Вирус идентификацияләнгән», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.