Түбән Кама мэриясе: Без коронавируска каршы прививка ясатмаган кешеләрне югалтабыз

Районда 86 595 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан, 81 530 кеше ике дозаны да алган.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Түбән Кама районында коронавируска бәйле вазгыять киеренке булып кала. 4 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, пандемия башланганнан алып районда коронавирус инфекциясе йоктыруның 917 очрагы теркәлгән, 687 кеше терелгән, тагын 326сы дәвалануын дәвам итә. Чагыштыру өчен – узган атнада госпитальдә 283 кеше дәваланган. Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина мэриядә узган аппарат киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

«Статистика күрсәткәнчә, госпитальгә прививка ясатмаган кешеләр эләгә. Кызганыч ки, без күбесенчә вакцинация узмаган кешеләрне югалтабыз», - дип искәртте докладчы.

Аның сүзләренчә, коронавируска бәйле вазгыять бөтен илдә киеренке. Татарстан белән күрше республикаларның кайберләре коронавируска каршы өстәмә чаралар кертә башлады. Әйтик, Башкортстан, Мордовия һ.б. төбәкләрдә мәдәни һәм спорт объектларына вакцинация турында сертификат яки коронавирус инфекциясен кичерү турында белешмә булса гына кертәләр.

Камелина искәртеп узганча, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов вакцинация буенча эшне көчәйтү һәм иминлек таләпләре үтәлешен контрольдә тотуны катгыйландыру бурычын куйды. Президент 60 яшьтән өлкәнрәк татарстанлылар арасында вакцинациянең темплары түбән булуына аерым игътибар юнәлтте. «Алар чирне авыр кичерә һәм өлкәннәр арасында үлем-китем очраклары күп. Әлеге категориягә кергән гражданнарның 23 проценты гына прививка ясаткан», - дип өстәде белгеч.

Түбән Кама районында 86 595 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан, 81 530 кеше ике дозаны да алган.