Вирусолог коронавируска иммунитет саклану дәвамлылыгы турында сөйләде

Белгеч авырып терелгән кешеләр саны арту коронавируска коллектив иммунитет барлыкка китерми дип саный.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). COVID-19 белән авырган кешеләрдә коронавируска иммунитет якынча ярты ел саклана. Бу хакта вирусолог, «Вектор» лаборатория үзәгенең элекке мөдире Александр Чепурновка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, COVID-19 белән авырган пациентларда өч-дүрт ай дәвамында антитәнчекләр кимеп юкка чыга. Шул ук вакытта, бишенче-алтынчы айда күзәнәк иммунитеты коронавирус антигенына җавап бирүдән туктый.

«Апрель, майда авырганнарга ярты елдан соң кабаттан вирус йоктыру куркынычы яный», — дип кисәтте Чепурнов.

Авырып терелгән кешеләр саны арту коронавируска коллектив иммунитет булдыра алмый, дип саный белгеч. «Авырып терелгәннәр ярдәмендә коллектив иммунитет барлыкка килүгә башка өмет юк. Моны эшләп булмаячагы бүген билгеле инде», — диде вирусолог.