Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 27 яңа очрагы ачыкланган

Бу кешеләр арасында авыруны читтән йоктырып кайтучылар юк.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 27 яңа очрагы ачыкланган, алар барысы да авыру кешеләр белән аралашу вакытында йоктырылган. Бу хакта республиканың оператив штабы хәбәр итте.

«Өч кеше хастаханәдә, 24 кеше өйдә дәвалана», — диделәр штабта.

Иң күп авыручылар 30-50 яшьлекләр арасында ачыкланган — алар 14 кеше. Вирус йоктыручылар арасында балигъ булмаган һәм 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләр юк.

Казанда 17 кеше коронавирус йоктырган. Шулай ук, Чаллыда, Нурлат һәм Саба районнарында икешәр кеше авырган.

Пандемия башланганнан бирле республикада барлыгы 7 мең 364 коронавирус очрагы теркәлгән.