Сезон дәвамында Татарстандагы лагерь һәм санаторийларда Covid очраклары теркәлмәгән

Республиканың балалар лагерьларында инфекция таралуны булдырмас өчен дискотекаларны тыйдылар, ә массакүләм чаралар ачык һавада узды.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда балаларның җәйге ял урыннарында яңа коронавирус инфекциясе йоктыру очраклары булмаган. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде. 

«Бездә лагерьларда теркәлгән балалар һәм педагогик хезмәткәрләр арасында вирус йоктыруның бер генә очрагы да булмады», — диде спикер.

Инфекция таралуны булдырмас өчен лагерьларда ябык режим гамәлдә булды — әти-әниләрне балалары янына кертмәделәр, массакүләм чаралар ачык һавада уздырылды, дискотекалар булмады.

Татарстанның баш санитар табибы әйткәнчә, санаторийларда да Covid-19 очраклары бөтенләй булмаган. Шул ук вакытта, коронавируска анализлары тискәре булган кешеләр генә санаторийларда озаграк ял итә алды, дип тә өстәде ул.