Татарстан баш эпидемиологы вакцинацияне кабат кайчан узарга кирәклеген аңлатты

Табиб кабат вакцинацияне ярты елдан соң узарга мөмкин булуын әйтте.

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча белгече, баш эпидемиолог Дмитрий Лопушов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында лекция вакытында кабат вакцинацияне кайчан узарга кирәклеге турында сөйләде.

Табиб кабат вакцинацияне ярты елдан соң узарга мөмкин, дип аңлатты.

«Кабат вакцинация ясалганда вирусны блоклаучы антитәнчекләр тагын да күбрәк эшләнә», — дип уртаклашты эпидемиолог.

Лопушов хәзер Һиндстанның коронавирус инфекциясе штаммы шактый тиз таралуын искәртте. Табиб татарстанлыларга өченче тапкыр прививка ясатырга кирәк булу ихтыяҗын кире какмады.