news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан баш эпидемиологы: Кабат прививканы вакциналарның кайсы белән дә ясатып була

Кабат вакцинация өчен барысы да — «Спутник V», «ЭпиВакКорона» һәм «КовиВак» рөхсәт ителә.

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Коронавирустан кабат прививканы теләсә кайсы вакцина белән ясатырга була. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында лекция вакытында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы, иммунопрофилактика буенча белгеч Дмитрий Лопушов сөйләде.

Кабат вакцинация өчен барлык вакциналар — «Спутник V», «ЭпиВакКорона» һәм «КовиВак» рөхсәт ителә.

«Кабаттан „Спутник Лайт“ белән дә прививка ясатырга була», — диде  Лопушов.

Табиб хәзер беренче компонентны алмаган яки коронавирус белән авырмаган Татарстан халкын вакцинацияләү өстенлекле булып торуын искәртте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100