Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дөньяда коронавирусның теркәлгән очраклары саны 200 миллионнан артып киткән
4 254 824 кеше пандемия корбаны булган.
(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Дөньяның төрле илләрендә коронавирус инфекциясенең теркәлгән очраклары саны 200 миллионнан артып киткән. Джонс Хопкинс Университеты (ул төрле дәрәҗәдәге хакимиятләр, гаммәви мәгълүмат чаралары һәм башка ачык чыганакларның белешмәләрен җыя) мәгълүматлары шуны раслый.
Мәскәү вакыты буенча 3.30 сәгатькә коронавирус йоктыручыларның гомуми саны 200 120 382 кешегә җиткән. 4 254 824 кеше пандемия корбаны булган.
Шул ук вакытта, дөньяның төрле илләренә коронавирус инфекциясенә каршы төрле вакциналарның 4 миллиардтан артык дозасы китерелгән, дип искәртә тикшеренүчеләр.
«Татар-информ» агентлыгы Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының коронавируска каршы вакцинацияне сентябрь ахырына кадәр кичектереп торырга чакыруы хакында хәбәр иткән иде. Оешмада шулай ук коронавируска каршы вакциналарның бәясе барлык илләр өчен дә үтемле булырга тиешлеген искәрттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз