Россия Сәламәтлек министрлыгы гриппның яңа штаммнарына каршы вакцина булуын белдерде

Илдә авырулар эпидемиясе, гадәттәгечә, Россиянең Төньяк-Көнбатыш, Себер, Ерак Көнчыгыш һәм Урал төбәкләреннән башлана.

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Россиядә халыкны вирусның яңа штаммнарыннан нәтиҗәле якларга сәләтле вакциналар бар. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән Sputnik радиосы хәбәр итә.

«Вакциналар бар инде һәм россиялеләрне яклый алачаклар. Алар Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы киңәшләре нигезендә башкарыла», - диелә хәбәрдә.

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова РФ Президенты Владимир Путин үткәргән киңәшмәдә хәбәр иткәнчә, Россиядә бу көздә гриппның яңа вируслары циркуляцияләнәчәк, шуңа күрә бу сезонда гражданнарны иммунизацияләү аеруча кирәк.

Россия вице-премьеры Татьяна Голикова сүзләренә караганда, соңгы елларда илдә авырулар эпидемиясе, гадәттә, Россиянең Төньяк-Көнбатыш, Себер, Ерак Көнчыгыш һәм Урал төбәкләреннән башлана һәм гыйнварның икенче яртысына һәм февральгә туры килә. Россиядә грипп һәм ОРВИ белән авыру очракларының иң биек ноктасында авырулар саны атнасына 1 миллионнан 1,6 миллионга кадәр теркәлә.