Анжела Вавилова фонды Чистайда һәм Норлатта паллиатив ярдәм кабинетларын ачачак

Фонд күчмә бригада өчен машиналар сатып алырга һәм Казан хосписында җирле табибларны өйрәтергә планлаштыра.

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Александр Давыдова). Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фонды Владимир Потанинның «Новое измерение» фонды конкурсында, шулай ук «Татнефть» ГАҖ грантларының V конкурсында җиңү яулады. Грант акчасы күчмә хоспис хезмәте үсешенә тотылачак. Бу турыда фондның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Паллиатив пациентлар авырту белән ялгыз калмаска тиеш», — дип шәрехләде фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов. Грант акчасына Чистайда һәм Норлатта күчмә хезмәт белән ике яңа паллиатив ярдәм кабинетын ачачаклар, диде ул.

Кабинетларны җиһазларга һәм кирәк-яраклар белән тәэмин итәргә планлаштыралар. Шулай ук грант акчаларына күчмә бригада өчен машиналар сатып алачаклар, ә табиблар Казан хосписында стажировка узачак.

Владимир Вавилов сүзләренчә, пандемия шартларында грантлар алу икеләтә авыр, чөнки конкурс комиссияләре катнашучыларга таләпләрне катгыйлатты. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта паллиатив-хоспис ярдәменә 20 меңгә якын татарстанлы мохтаҗ. Аларның күбесе авылда яши.