Татарстанда соңгы тәүлек эчендә коронавирусның яңа очраклары теркәлмәде

Россия буенча барлыгы Covid-19 белән зарарлануның 658 яңа очрагы теркәлгән.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда яңа Covid-19 коронавирусы белән зарарлану очраклары теркәлмәгән. Бу стопкоронавирус.рф сайты тарафыннан бастырылган яңа зарарлану статистикасы турындагы мәгълүматтан күренә.

Республикада эпидемия башланганнан бирле 25 кеше авырып китте, аларның алтысы тулысынча терелде инде.

Россия буенча барлыгы 5389 коронавирус йогышы белән зарарлану очрагы теркәлгән. Аларның 658е соңгы тәүлеккә туры килә.

Россиядә инфекциядән барлыгы 45 кеше үлгән, шуларның икесе соңгы тәүлек эчендә. 355 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 22се соңгы тәүлектә терелеп чыккан.

Бүгенге көндә Татарстанда яңа типтагы коронавирус белән авыручылар саны артмый. Инфекциянең таралуын кисәтү өчен республикада халыкның үз-үзен тулысынча изоляцияләү режимы кертелде.