Россиядә 15 апрельдә Covid-19га иммунитетны ачыклау тест-системасы теркәләчәк

Теркәлү уңышлы узганда, яңа типтагы коронавируска иммунитетны ачыклауга тестларны беренче булып табиблар узачак.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19га иммунитетны ачыклау тест-системасын апрель уртасында теркәячәкләр. Бу хакта вице-премьер Татьяна Голиковага сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

Голикова тестның апрельнең 10 — 15 числосында теркәлү узарга планлаштырылуы турында сөйләде.

«Беренче чиратта бу тестны безнең табиблар үтүе бик мөһим, чөнки алар инфекцияле кешеләр белән турыдан-туры элемтәдә тора», - диде Голикова.