news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ковид кагыйдәләрен бозган өчен өч кафе, кибет һәм шәхси клиниканы яптылар

Барыннан да ешрак уку йортларында социаль дистанцияне үтәмиләр, антисептиклар юк, хезмәткәрләрнең температурасын үлчәмиләр.

Татарстанда ковид кагыйдәләрен бозган өчен өч кафе, кибет һәм шәхси клиниканы яптылар
архив/Владимир Васильев

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Февраль аенда Татарстанда Covid-19 сәбәпле кертелгән кагыйдәләрне бозу очраклары 168 объектта табылган, шуларның бишесе ябылган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина шул хакта хәбәр итте.

«Февраль аенда 2 283 объект тикшерелде. 168 очракта кагыйдәләрне бозу ачыкланды. Бу тикшерелгән объектларның 3,4 проценты», - диде спикер.

Любовь Авдонина ведомство хезмәткәрләре 1 млн 675 мең сумлык 128 беркетмә төзегән, дип өстәде.

Суд карары буенча биш объект ябылган, бу өч кафе, бер азык-төлек кибете һәм бер шәхси медицина оешмасы.

«Стандарт кагыйдә бозулар: социаль дистанцияне үтәмәү, антисептик запаслары булмау, кайбер объектларда хезмәткәрләрнең термометриясе үткәрелми», — дип йомгак ясады ведомство җитәкчесе урынбасары. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100