Казанда онкоскринингтан баш тарту очраклары күп булган оешмалар аталды

Шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе мондый очракларны киметү буенча чаралар планы эшләргә кушты.

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда диспансеризация барышында онкоскринингтан баш тарту очраклары күп булган медицина оешмалары аталды. Алар хакында коллегия утырышында Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде.

Онкоскринингтан баш тартуларга юл куйган оешмалар — 16 нчы шәһәр хастаханәсе, КФУ Медсанчасте, 8 нче шәһәр сырхауханәсе, Медицина университеты клиникасы.

«Шушы оешмаларның җитәкчеләреннән бу мәсьәләне шәхси контрольгә алуларын сорыйм. 20 мартка кадәр онкоскринингтан баш тартуларны киметү буенча чаралар планын әзерләвегезне сорыйм», — диде Владимир Жаворонков.