Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда үлем күрсәткече биш процентка кимегән
Туу күрсәткече кимесә дә, халыкның табигый үсеше саклана.
(Казан, 5 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2018 ел белән чагыштырганда, Казанда үлем күрсәткече 5 процентка кимегән. Бу хакта коллегия утырышында Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте.
«Үлем күрсәткече, алдагы елга караганда, 5 процентка кимеп, 1 мең кешегә 9,7 промилле тәшкил итә. Миллион кешеле шәһәрләр арасында Казан аеруча түбән күрсәткечкә ия», — диде Владимир Жаворонков.
Былтыр башкалада 15790 бала дөньяга килгән, 2018 елга караганда, 1837 балага кимрәк. Казанда туу күрсәткече 1 мең кешегә 12,6 кеше тәшкил итә.
Туу күрсәткече кимесә дә, халыкның табигый үсеше саклана. 2018 ел белән чагыштырганда, 25 процентка кимеп, 2,9 промилледан гыйбарәт.
Демографиядә үлүчеләр санының гомуми халык санына чагыштырмасы промилле (%) белән исәпләнә
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз