news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимнәр «Спутник V» вакцинасының төп өстенлеген атады

Препарат гадәти суыткычтагы кебек шартларда да бик яхшы саклана.

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ). Россиядә җитештерелгән «Спутник V» вакцинасының башка препаратлардан төп өстенлеге — аны транспортировкалау һәм саклаудагы температура.

ТАСС агентлыгы The Lancet медицина журналына сылтама белән хәбәр иткәнчә, препарат гадәти суыткычтагы кебек шартларда да бик яхшы саклана.

Н. Ф. Гамалея үзәгендә уйлап табылган препараттан аермалы буларак, РНК-вакциналарны транспортировкалау һәм саклау өчен бик түбән температура кирәк. «Спутник V» препаратының әлеге һәм башка сыйфатлары аңа коронавируска каршы көрәштә мөһим роль уйнарга ярдәм итәчәк, дип саный Стэнфорд университеты каршындагы медицина үзәгенең йогышлы авырулар табибы Дин Уинслоу.

«Ул ДНК-вакцина булганлыктан, ул РНК-вакцина кебек бик түбән температурада транспортировкалау һәм саклауны таләп итми», — диде ул.

Бу Россия вакцинасын шундый температураны саклауда кыенлыклар булган илләргә сатарга ярдәм итәчәк, диде Гарвард университетының медицина факультеты каршындагы йогышлы авырулар бүлеге җитәкчесе Дэниел Курицкис. «Бу кайбер илләрдә аны куллану күпкә җиңелрәк дигәнне аңлата», — дип искәртте ул.

Тагын бер табиб — Джорджия штаты Университетыннан Роджер Макартур билгеләп үткәнчә, препаратны саклау температурасы мөһим өстенлек булса да, «вакцинаның нәтиҗәлелеге һәм куркынычсызлыгы күпкә әһәмиятлерәк».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100