news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вирусолог коронавирусның «омикрон» штаммының файдасы турында сөйләде

Вирусның яңа варианты «дельта»га караганда җиңелрәк уза.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирусның «омикрон» яңа штаммыннан үлем очраклары аз булу сәбәпле, ул «файдалы» булырга мөмкин.

Гамалея исемендәге үзәк профессоры, вирусолог Анатолий Альтштейнга сылтама белән РИА Новости хәбәр иткәнчә, яңа штаммны йоктыручыларның чирне авыр кичерү турында мәгълүмат юк, ә йогу күрсәткече югары булуда шикләнерлек түгел.

Вирусның яңа варианты «дельта»га караганда җиңелрәк уза, әмма аннан башка штаммнар буенча барлыкка килгән иммунитет саклавы билгеле түгел, диде Альтштейн.

«Омикрон» штаммы кешеләргә йогачак, без аны җиңел кичерәкчәкбез һәм бернинди коронавирус та безгә куркыныч булмаячак», — диде галим.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100