Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Узган тәүлектә Татарстанда 234 кеше коронавирус йоктырган
Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 2 071 724 кеше коронавирустан вакцинация узган.
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 234 яңа очрагы теркәлгән. Бер кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.
«60 кеше хастаханәгә салынган, 165 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.
Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән, анда 99 кеше ковид йоктырган. Чаллыда коронавирусның 18 очрагы ачыкланган, ә Яшел Үзәндә — 13. Бер көндә Covid-19 белән авыручылар 35 муниципаль берәмлектә теркәлгән.
Шулай итеп, 4 декабрьгә булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан алып төбәктә «коронавирус инфекциясе» диагнозы 38 944 тапкыр куелган. Татарстанда 32 518 кеше (узган тәүлектә — 280 кеше) ковидтан терелгән.
Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 2 071 724 кеше коронавирустан вакцинация узган. Республикада яшәүче 1 625 874 кеше вакцинаның ике дозасын, ә бер көндә 13 674 кеше ковидка каршы прививка ясаткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз