news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда пациентларның анализлары өчен бердәм мәгълүмат системасы булачак

Республикада инвестицияләр күләме 200 миллион сум тирәсе тәшкил итә.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда Цифрлаштыру елы дип игълан ителгән 2022 елда республикада пациентларның анализлары өчен бердәм мәгълүмат системасы төзергә җыеналар.

Пациентларга кабат анализ тапшырмас өчен һәр хастаханәдә лаборатория мәгълүмат системасы булырга тиеш. Бу барлык кан анализларын бердәм системага җыю мөмкинлеге бирәчәк. Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министы Айрат Хәйруллин «Интервью без галстука» программасында «Татарстан 24» телеканалы генераль директоры Андрей Кузьминга сөйләде.

«Республикада инвестицияләр күләме 200 миллион сум тирәсе тәшкил итә. Бу Татарстан Сәламәтлек министрлыгы санаган чыгым, без тикшердек һәм карарларны карадык», — диде Айрат Хайруллин. 

Акчаның бер өлеше 2022 елда күчәчәк, дип ачыклык кертте министр. Бу Татарстанның Үзәк район хастаханәләренең берсендә тикшеренү узган очракта анализларны икенче тапкыр бирергә кирәкми.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100