news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау министры Татарстанга ковидтан назаль вакцина кайтару турында әйтте

Марат Садыйков сүзләренчә, бу препарат вакцинациягә өстәмә ярдәмчел чара булачак.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Covid-19 коронавирусына каршы назаль вакцина Татарстанга яз кайтырга мөмкин.

«Борынга сала торган вакцина 3-4 айдан кайтарылачак», — диде республика Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков журналистлар белән очрашуда.

Марат Садыйков сүзләренчә, бу препарат ярдәмчел чара һәм вакцинациягә өстәмә яклау чарасы буларак эшләячәк. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100