Питрәч районы Карповка авылында 4 миллион сумлык фельдшер-акушерлык пункты төзегәннәр

Яңа фельдшер-акушерлык пунктын 2022 ел башында ачарга җыеналар.

(Питрәч, 4 декабрь, «Татар-информ», «Питрәч-информ»). Питрәч районы Карповка авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тәмамланды. Объектның бәясе 3 974 000 сум тәшкил итә. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов хәбәр итте.

Хәзер Карповка авылында 200дән артык кеше яши. Элек халык медицина ярдәме сорап, арендага алынган иске бинага мөрәҗәгать иткән. Яңа елдан башлап авыл халкы уңайлы һәм санитар нормаларга туры килә торган шартларда медицина ярдәме ала башлаячак.

ФАПның мәйданы 58 квадрат метр тәшкил итә. Яңа учреждение барлык заманча таләпләргә дә җавап бирә, монда кирәкле җиһазлар кайтарылган.

Бирегә районнан грунт кайтарылды, парковка җиһазландырылды, шулай ук газүткәргеч ясалды. Документларны рәсмиләштерү буенча эшләр алып барыла: файдалануга тапшыруга рөхсәт бирелде, кадастр исәбенә куелу рәсмиләштерелә. Барлык процедуралардан соң, яңа дәвалау учреждениесе беренче пациентларны кабул итәчәк», — диде Рамил Шәйхетдинов.

ФАП сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән. Яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачу 2022 ел башына планлаштырылган.