news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда медицина хезмәткәрләренә коронавируска каршы прививка ясау ирекле булачак

Киләсе атнада республика табибларына вакцинация ясый башлаячаклар.

Татарстанда медицина хезмәткәрләренә коронавируска каршы прививка ясау ирекле булачак

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда медицина хезмәткәрләрен «Спутник V» препараты белән вакцинацияләү (ул киләсе атнада башлана) мәҗбүри булмаячак. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат сәркатибе Миләүшә Җамалиева «Татар-информ»да матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Россия Федерациясендә иммунопрофилактика турындагы закон нигезендә, теләсә нинди вакцинация ирекле нигезгә корыла», — дип искәртте Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) белгече.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков билгеләп үткәнчә, табибта антитәнчекләр табылган очракта, аңа прививка ясамаячаклар.

«Татар-информ» агентлыгы вакцинациянең эш урыны буенча оештырылачагы, аны поликлиникаларның мобиль төркемнәре үткәрәчәге хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100