news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Собянин Мәскәүдә COVID-19 инфекциясеннән вакцинация башлану турында игълан итте

Башкала мэры Сергей Собянин үз блогында биш сәгать эчендә прививкага биш мең кеше язылганлыгын әйтте.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Мәскәүдә COVID-19 инфекциясеннән вакцинацияләү процессы башланды. Башкала мэры Сергей Собянин үз блогында биш сәгать эчендә прививкага биш мең кеше язылганлыгын әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Ковидтан вакцинацияләүнең катлаулы процессы башланды. Беренче биш сәгать эчендә прививкага биш мең кеше — укытучылар, табиблар, социаль хезмәткәрләр, бүгенге көндә сәламәтлекләренә һәм тормышларына аеруча куркыныч яный торган кешеләр язылган», — дип хәбәр иткән ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100