news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә Covid-19га тест нәтиҗәләрен көтү вакытын кыскартырга планлаштыралар

Хәзерге вакытта тест нәтиҗәләре 48 сәгать эчендә әзер була.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясе йогышын билгели торган тест нәтиҗәләрен тапшыру вакыты бер тәүлеккә кадәр кыскарырга мөмкин. Бу хакта Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова «Россия 1» телеканалына биргән интервьюсында хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, киләчәктә тест нәтиҗәләре 24 сәгатьтән дә кимрәк вакыт эчендә әзер булачак.

«Киләсе этап — тест нәтиҗәләрен тапшыру вакытын 24 сәгатькә кадәр кыскарту. Алга таба — тест нәтиҗәләрен тапшыру вакытын тагын да киметү», — дип билгеләп үтте белгеч.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, коронавирус инфекциясенә тест нәтиҗәләре 48 сәгать эчендә әзер була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100