news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор Россиядә Cоvid-19дан ничә төр вакцина эшләнүе турында сөйләде

«Вектор» үзәгендә генә дә белгечләр өч препарат булдыра.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Бүгенге көндә Россиядә коронавирустан кимендә ун вакцина эшләнә. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анна Поповага сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

«Без аларның нәтиҗәле булуына өметләнәбез. Бу — гриппка һәм коронавируска каршы тора торган берләштерелгән вакцина да. Ул кызамык вирусы нигезендә эшләнгән», — дип билгеләп үтте Попова.

Әйтик, «Вектор» фәнни үзәгендә генә дә белгечләр тагын өч препарат булдыра.

Дөньяда яңа коронавирус инфекциясеннән булган беренче вакцина — «Спутник V». Ул Гамалея үзәгендә эшләнгән. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы аны 11 августта теркәгән. Икенче Россия вакцинасы — «Вектор» дәүләт фәнни үзәге тарафыннан эшләнгән «ЭпиВакКорона». Препаратка теркәү таныклыгы 14 октябрьдә бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100