news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчтә коронавирустан үлгән табибның портретын йорт диварына ясаячаклар

Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат фельдшер Дания Сәлимованың истәлеген мәңгеләштерергә тәкъдим итте.

Питрәчтә коронавирустан үлгән табибның портретын йорт диварына ясаячаклар

(Казань, 4 декабрь, «Татар-информ»). Питрәч авылындагы йортларның берсе диварына коронавирустан үлгән ашыгыч ярдәм табибы Дания Сәлимованың портретын ясаячаклар. «Бердәм Россия» партиясенең «яшь гвардиячеләре» бу эштә ярдәм итәчәк. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова хәбәр итте.

«Миңа ашыгыч ярдәм фельдшерының туганнары мөрәҗәгать итте. Ул авыру кешеләргә, шулай ук коронавирус йоктыручыларга да ярдәм күрсәткән. Башкаларны чирдән коткарып, үзе авырган һәм аны коткара алмаганнар», — диде депутат.

Ольга Павлова сүзләренчә, ул фельдшерның фотосын һәм туганнарының үтенечен «Бердәм Россия» партиясенең «яшь гвардиячеләре»нә тапшырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100