Клиник фармаколог антибиотикларны контрольсез куллану нәрсәгә китерүе турында сөйләде

Балалар өчен табиб билгеләмичә генә даруларны кабул итү аллергия, диарея һәм хәтта реанимация белән тәмамланырга мөмкин.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Антибиотикларны табиб билгеләвеннән башка кабул итү хәзерге заман препаратларының нәтиҗәлелеген киметүгә китерә. Бу хакта «Татар-информ» корреспонденты белән әңгәмәдә Казан медицина университетының госпиталь педиатриясе кафедрасы доценты, Балалар республика клиник хастаханәсе табиб-клиник фармакологы Раушан Мамлиев сөйләде.

«Без барыбызга да бактериаль суперинфекцияләрне профилактикалау өчен антибиотиклар билгеләсәк... Микроблар йокламый, алар антибиотикларга каршы тору механизмнарын булдыра. Һәм, шуңа бәйле рәвештә, якын айларда, киләсе елда ук, күп кенә антибиотикларга бирешми торган микроб клоннарын алачакбыз», - дип билгеләп үтте агентлык әңгәмәдәше.

Табиб аңлатканча, бактерияләр китереп чыгарган инфекцияләр татарстанлылар аларны дәвалау өчен кулланырга күнеккән препаратларга бирешмәячәк.

Клиник фармаколог сүзләренә караганда, борчылган ата-аналар авыру балага бар нәрсәдән дә антибиотик бирергә ярата.

Табиб язып бирмәгән препаратлар аркасында, балаларда өстәмә эффектлар – аллергия, диарея булырга, эчке органнарга зыян килергә мөмкин.

Раушан Мамлиев үз практикасында булган хәл белән уртаклашты. Әни кеше баласын үзе антибиотик белән дәваларга карар иткән һәм дозаны ун тапкыр арттырган. Нәтиҗәдә, сабый реанимациягә эләгә һәм гепатит белән авырый.