Россия Дәүләт Думасы депутаты Минзәлә медицина хезмәткәрләренә респираторлар җибәргән

Әлфия Когогина районның сәламәтлек саклау һәм социаль өлкәдәге хезмәткәрләре адресына Рәхмәт хаты да юллаган.

(Минзәлә, 4 ноябрь, «Татар-информ», «Минзәлә-информ», Флүрә Мусина). Минзәлә районы сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә РФ Дәүләт Думасы депутат Әлфия Когогина исеменнән КN95 респираторларын тапшырдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Депутат 400 данә респиратор белән бергә Минзәлә районының сәламәтлек саклау һәм социаль өлкәдәге хезмәткәрләре адресына Рәхмәт хаты да юллаган.

«Сезнең хезмәтегез һәм һөнәри осталыгыгыз өчен тирән рәхмәтемне җиткерәм! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклавыгызны үтенәм, сезгә ихлас күңелдән сәламәтлек һәм игелек телим», диелгән депутат хатында.

Депутат исеменнән китерелгән респираторларны район үзәк хастаханәсе баш табибы Наил Мөбәрәкшин, баш шәфкать туташы Ләйлә Нуртдинова кабул итеп алды. Шундый ук күләмдәге респираторлар Актаныш район үзәк хастаханәсе вәкиленә дә тапшырылды.

Исегезгә төшерәбез, 30 октябрьдә Минзәлә район үзәк хастаханәсендә региональ госпиталь ачылды. Бүгенге көндә анда 9 авыру ята.