news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Covid-19 сәбәпле, Россиядә антибиотиклар куллану артуы турында кисәттеләр

Коронавирустан антибиотик файдасыз булуына карамастан, аны куллану арта.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусы пандемиясе башлангач Россиядә антибиотик куллану артты. Әмма вируслы инфекция вакытында аларны эчүдән файда юк. Бу турыда РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының ашыгыч ярдәм оештыру һәм сәламәтлеккә куркыныч янау очраклары белән идарә итү департаменты директоры Инна Куликовага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Кызганычка, антибиотиклар вазгыяте бик катлаулы, чөнки аларны куллану артты. Әмма коронавирус инфекциясе вакытында антибиотик куллану — ул файдасыз», — диде министрлык вәкиле.

Аның сүзләренчә, антибиотик куллану арту аларга бирешми торган бактерияләр артуына китерергә мөмкин.

Алдан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш пульмонологы һәм Сеченовский университетының пульмонология кафедрасы мөдире Сергей Авдеев табиблар коронавирус белән авыручыларга еш кына антибиотик билгеләүләренә игътибарны юнәлтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100