news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада мобиль пунктта бер компонентлы «Спутник лайт» вакцинасын ясатырга була

Үзегез белән паспорт, СНИЛС һәм полис алырга кирәк.

Түбән Камада мобиль пунктта бер компонентлы «Спутник лайт» вакцинасын ясатырга була
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Пәнҗешәмбе, 5 августта, Түбән Кама шәһәренең Менделеев урамындагы 2а йорты ишегалдында мобиль пунктта бер компонентлы «Спутник лайт» вакцинасын ясатып булачак.

Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр итүләренчә, прививкага алдан язылып кую мөһим түгел. Аны теләге булган һәр кеше ясата ала. Үзегез белән паспорт, СНИЛС һәм полис алырга кирәк. Күчмә пункт 16:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Исегезгә төшерик, Түбән Камада халыкның авыр хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен махсус акция бара.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100