news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирустан прививканы көзгә кадәр ясарга киңәш итә

Сентябрь аенда ял сезоны тәмамлана, кешеләр эш коллективларына кайта, шунлыктан күпләп авырый башларга мөмкин.

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко россиялеләргә көзгә кадәр прививка ясап өлгерергә тәкъдим итте.

Беренчедән, сентябрь аенда ял сезоны тәмамлана һәм кешеләр коллективларга әйләнеп кайта. Шунлыктан яңа зарарлану куркынычы туа. Икенчедән, грипп сезонына әзерлек башланачак һәм ресурсларның бер өлеше бу авыруны профилактикалауга юнәлдереләчәк.

«Российская газета» хәбәр итүенчә, сәламәтлек саклау министрлыгы йөклелекне коронавирустан вакцинацияләү өчен каршы күрсәткечләрдән төшереп калдырды, ә онкология авырулы пациентларга дәвалану алдыннан ике атна кала яки аннан соң прививка ясатырга тәкъдим итте.

Ведомство матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, йөкле хатын-кызларга коронавирус авыруы буенча риск төркеменә эләксәләр, прививка ясатырга киңәш итәләр. Моңа симерү, үпкә, бөер, бавыр, шикәр диабеты, йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авырулары белән җәфаланучылар керә. Йөкле хатыннарга Россия вакциналарыннан "Спутник V"не генә куллану рөхсәт ителә.

Онкология авырулары булган кешеләргә килгәндә, вакцинация аларның күбесенә тәкъдим ителде, диделәр  сәламәтлек саклау министрлыгында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100