news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Бауман урамында ВИЧ-инфекциягә бушлай тест узарга мөмкин

Казанда яшәүчеләр 12.00-18.00 сәгатькә кадәр тест уза алачак.

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). 12 августта Казан үзәгендә ВИЧ-инфекциягә бушлай тест узарга мөмкин. Чара Бауман урамында метрога керү урыны янәшәсендә узачак.

Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Казанда яшәүчеләргә инфекция турында сөйләячәкләр һәм аңа каршы саклык чаралары турында искәртәчәкләр. Шулай ук акция вакытында медиклар һәм өлкән сыйныф укучыларының ата-аналары өчен мәгълүмати-агарту семинарлары үткәрү планлаштырыла.

Казанда яшәүчеләр 12.00-18.00 сәгатькә кадәр тест уза алачак. Шулай ук 10 августта мобиль пункт Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә булачак. СПИДка һәм йогышлы авыруларга каршы кисәтү һәм көрәш үзәге сайтында тулырак мәгълүмат белән танышырга мөмкин.

Акция 1 июньдә Санкт-Петербургта башланды һәм 1 ноябрьдә Хабаровскида тәмамланачак. Бу вакыт аралыгында мобиль пункт Россиянең 50 төбәгендә зур һәм кече шәһәрләрдә булырга планлаштыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100