news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 29 яңа очрагы ачыкланган

Республикада эпидемия башланганнан алып 5 мең 723 кеше әлеге инфекцияне эләктергән.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 29 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 29 яңа очрагы ачыкланган. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирусның 29 очрагы теркәлде. Шул рәвешле, республикада әлеге инфекцияне йоктыручылар 5 мең 723 кешегә җитте», — дип хәбәр итте спикер.

Аның сүзләренчә, бер тәүлек эчендә белгечләр коронавируска 3 мең 649 тест үткәргән. Соңгы 14 көндә чит илдән кайткан 14 кеше һәм авыру йоктыручылар белән аралашкан 989 кеше табиблар күзәтүендә кала.

ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев бер тәүлек эчендә коронавирустан өч кеше терелүен әйтте. 37 кеше үпкәне ясалма җилләндерү — ИВЛ аппаратына тоташтырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100