news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә коронавируслы авырулар белән эшләүчеләргә 11 млрд сум бүлеп бирелгән

Бу күрсәтмә Хөкүмәт утырышында кабул ителде.

(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте коронавируска каршы көрәштә катнашкан медицина хезмәткәрләренә һәм социаль хезмәткәрләргә өстәмә түләүләргә 11 млрд сум бүлеп бирүне хуплады. Министрлар Кабинетының рәсми сайты хәбәр иткәнчә, мондый карар пәнҗешәмбе көнне хөкүмәт утырышында кабул ителгән. Бу турыда РИА Новости яза.

«Әлеге мәсьәлә буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проектын кабул итәргә», диелә утырыш нәтиҗәләре буенча карарлар исемлегендә.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин сүзләренчә, Министрлар Кабинеты медицина хезмәткәрләренә июль өчен түләүгә 7,5 млрд сум акча бүлеп бирергә планлаштыра. Алар коронавирус йоктырган пациентлар белән турыдан-туры элемтәдә торалар. Тагын 3,5 млрд сум социаль стационарлар хезмәткәрләренә түләүгә бирелергә тиеш. Алар коронавирус белән авыручылар һәм авыру йоктыру куркынычы булган төркемдәге кешеләр белән эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot