Бер атнада 20 меңгә якын татарстанлы коронавируска каршы иммунитетка тест ясаткан

Республика Covid-19 авырулары күрсәткечләре буенча Россиядә 79нчы урында тора.

(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Узган атнада Татарстанда Covid-19 коронавирусына иммунитетка 19 мең кеше тест ясаткан. Тест ясый башланганнан бирле тиешле анализны республикада яшәүче 48 меңгә якын кеше тапшырган. Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова шул турыда сөйләде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Бу атнада республикада Covid-19 инфекциясенең 280 очрагы теркәлде — бу алдагы атна дәрәҗәсендә. Яңа очраклар 0,9 процентка арткан. Татарстан Россиядә авыручылар күрсәткече буенча 79нчы урында тора.

Әмма муниципаль берәмлекләр буенча авыру очраклары бертөрле тормый. Авыруларның иң югары дәрәҗәсе 15 территориядә теркәлә. Яңа очраклар булмау исәбенә Тәтеш районында күрсәткеч кимеде, хәзер ул башка 29 райондагы кебек үк, уртача республика күрсәткеченнән түбәнрәк», — диде Марина Трофимова.

Моннан тыш, бу атнада 16 яңа хезмәт коллективында авыруның 32 очрагы теркәлгән. Бу алдагы атнага караганда 3 очракка күбрәк.

«Бу иркенәю өчен сәбәпләр булмавы турында сөйли. Барлык профилактик чараларны катгый үтәүне дәвам итәргә кирәк», — диде Роспотребнадзорның республика идарәсе җитәкчесе урынбасары.