Әгерҗе районның медицина хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды

Әгерҗе районының өч медицина хезмәткәре Чаллыдагы коронавирус белән авыручыларны дәвалый торган госпитальдән командировкадан кайтты.

(Әгерҗе, 4 июнь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»).Әгерҗе районның медицина хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды. Районның өч медицина хезмәткәре Чаллыдагы коронавирус белән авыручыларны дәвалый торган госпитальдән командировкадан кайтты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Азат Вәлиев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова район үзәк хастаханәсендә командировкадан кайткан медицина хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды. 

«Минем әнием дә шәфкать туташы булып эшләде. Шуңа күрә бу хезмәтнең ни дәрәҗәдә җаваплы, катлаулы булуын мин яхшы аңлыйм. Ә сезне, коронавирус кебек әле өйрәнелеп тә бетмәгән йогышлы авыруга каршы көрәштә алгы сафта булучыларны, чын мәгънәсендә, бүгенге зәаман геройлары дип атарга була. Рәхмәт сезгә, исән-имин булыгыз», — диде Азат Рөстәм улы.

Хастаханәнең профком җитәкчесе Гөлнара Шәйхетдинова да хезмәттәшләренә бүләкләр тапшырып, иң җылы теләкләрен җиткерде.