Авыр хәлдәге пациентларга ярдәм итү өчен Кытай Татарстанга ун ИВЛ аппараты тапшырачак

Инвазив булмаган аппаратлар Чаллы һәм Лениногорск хастаханәләренә кайтарылачак.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Александра Давыдова). Кытай Татарстанга үпкәләрне ясалма вентиляцияли торган ун аппарат тапшырачак. Алар авыр хәлдәге, шул исәптән Covid-19 коронавируслы пациентларның хәлен җайга салырга ярдәм итәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Зур бизнес Татарстан табибларына ярдәм итте. Ул Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына Кытай Халык Республикасыннан ун инвазив булмаган ИВЛ аппаратын бушлай кайтаруны тәэмин итте», — диделәр республика ведомствосында.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында әлеге җайланмалар Covid-19 белән авырган пациентларны кабул итү өчен җиһазландырылган вакытлыча инфекцион госпитальләргә тапшырылачак, дип аңлаттылар. Бу эш шушы көннәрдә башкарылачак, аппаратлар Казанга кайтарылган инде.

Сигез аппарат Чаллыдагы дәвалау оешмаларына тапшырылачак: дүртесе - бишенче шәһәр хастаханәсенә, икесе - икенче шәһәр хастаханәсенә, тагын ике аппарат - сугыш ветераннары госпиталенә. Моннан тыш, ике аппарат Лениногорск район үзәк хастаханәсенә биреләчәк.