Узган тәүлектә Россиядә 10 581 кешедә коронавирус ачыкланган

76 пациент үлгән.

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Россиянең 82 төбәгендә 10 581 кешедә коронавирус ачыкланган. Бу хакта коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр итә.

Коронавирус йоктыру очракларының күбесе Мәскәүдә (5795), Мәскәү өлкәсендә (803), Санкт-Петербургта (317) һәм Мурманск өлкәсендә (280) теркәлгән. Яңа теркәлгән авырулар арасында 5352 кешедә авыру билгеләре юк. 76 пациент үлгән.

Кичә коронавирусның 10 633 яңа очрагы турында хәбәр ителгән иде. Шулай итеп, Россиядә 145 286 кешегә COVID-19 диагнозы куелган. Аларның 1356сы үлгән, 18 095 кеше терелгән.